Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан кешесенә битлексез автобуста барган өчен штраф салганнар

Полиция хезмәткәрләре татарстанлыларның кибетләрдә һәм транспортта битлек киеп йөрүләрен тикшерә.

Казан кешесенә ул битлексез автобуста барган өчен штраф салганнар.
Бүген битлек режимын бозучыларны ачыклау буенча рейд Яңа Савин районында узды. Кергән беренче автобуста ук полиция хезмәткәрләре куркынычсызлык чараларын үтәмәгән кызны күреп ала.
"Мин хастаханәдән автобуста бардым. Масканы нәкъ шунда оныттым ", - дип акланырга тырыша кыз, автобустан чыгып.
Кызга тукталып, беркетмә төзелде. Хәзер аңа бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Бер сәгать тикшерү барышынңа полиция хезмәткәрләре битлек режимын бозучыны өч кешене тоткан һәм алты пассажир белән профилактик әңгәмә уздырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев