Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан кешесе "Бургеркинг"тан миллион сум таләп итә

Ир-атлар бәдрәфендә коляскадагы инвалидлар өчен кабинка булмаган.

Казан фастфудына гаилә походы, 45 яшьлек Юрий Никишин һәм аның 14 яшьлек коляскадагы улы Александр өчен "Бургеркинг"ка миллион сумлык дәгъвага әверелә. Инвалид малайның әтисе бу акчаларны, ир-атлар бәдрәфендә коляскада йөрүчеләр өчен кабинка булмаганга, компаниядән таләп итә, дип яза "ВК".

- 2019 елның ноябрендә без улым белән Восстаниедә күптән түгел ачылган "Бургер Кинг"ка кердек. Саша бургерларны ярата. Балага бәдрәфкә кирәк булгач, без кыенлыкка юлыктык. Ирләр санузелында инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган кабинка юк. Администраторлар улыма хаҗәтен хатын-кыз бәдрәфендә башкарырга тәкъдим иттеләр, коляскада йөрүчеләр өчен бердәнбер кабинка анда урнашкан. Ләкин мин һәм минем улым үзебезне ир-ат җенесендәге кешеләр дип атыйбыз. Шуңа бәйле рәвештә, мин улым белән хатын-кыз бәдрәфенә керә алмадым. Минемчә, ир-ат инвалидлар өчен бәдрәф булмау һәм хатын-кыз инвалидлар өчен бәдрәф булу - ул мине һәм минем улымны җенси билгеләр һәм инвалидлык билгесе буенча дискриминацияләү. Без үзебезне кимсетелгән итеп хис иттек, - дип сөйләде Юрий Никишин.

Никишинның Россиядә Америка компаниясе брендын тәкъдим итүче "Бургер Рус" ҖЧҖнә карата һәм эшкуар-ресторатор Хаджимурат Газалиевка дәгъвасы буенча процесс 28 августта Казанның Вахитов район судында башланды. Никишин дәгъвага ресторанда уңайлы мохит оештыруга тагын 20 искәрмә кертте.

"ВК" белән уртаклашканча, беренче суд утырышында җавап бирүчеләр вәкилләре бургерлыда туалет белән проблеманы хәл итүләре турында хәбәр иттеләр. Аның шикаятьләреннән соң ир-ат һәм хатын-кыз бәдрәфләре унисекс форматына үзгәртелгән. Ресторан вәкиле сүзләренчә, хәзер оешма кунаклары җенестән бәйсез рәвештә теләсә нинди бәдрәфтән файдалана ала. Көз көне, ир-атлар бәдрәфендә инвалидлар өчен урыннар булдырылгач, бургерлыда яңадан хатын-кызлар һәм ир-атлар бәдрәфләрен аерырга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев