«Казан Арена» стадионы яңа исемле булачак
Яшәеш

«Казан Арена» стадионы яңа исемле булачак

«Казан Арена» стадионы һәм Ак Барс Банк озак вакытлы партнерлык турында килешүгә кул куйды. Тантанада Казанның төп стадионына яңа исем — «Ак Барс Банк Арена»биреләчәк дип белдерделәр.

«Казан Арена» АҖ генераль директоры Радик Миннәхмәтов хәбәр иткәнчә, исем үзгәртү мәсьәләсе буенча 2-3 ел уйланганнар икән инде. 

«Төрле вариантлар каралды. Хәтта фасадның түбәсе дә Ак Барс банкка туры килә», - дип белдерә аның сүзләрен «Реальное время». 
Стадионның яңа брендын ай дәвамында тәкъдим итәргә ниятлиләр.


Нет комментариев