Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Казан" аэропортында Антальядан россиялеләрне алып кайткан самолетны каршы алдылар ⠀

"Казан" халыкара аэропортында самолет төште, ул төрле сәбәпләр аркасында чит илләргә эләккән һәм туган илләренә кайту теләген белдергән 143 Россия гражданын китерде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре бортта ук җылылык визоры ярдәмендә санитар-карантин чаралар үткәрде. Аннары пассажирларны Роспотребнадзор белгечләре озатуында "Васильевский" шифаханәсенә мәҗбүри обсервациягә җибәрделәр», - диде Галимова.

Кайтучылар арасында Татарстаннан 71 кеше, калганнары - Россиянең башка төбәкләреннән. Аларның барысы да медицина тикшерүе узачак: температуралары үлчәнә, анализлар алына. Якындагы ике атна дәвамында алар медицина күзәтүе астында булачак.

Якын арада Казанга тагын бер самолет килүе көтелә, ул россиялеләрне Һиндстанның Гоа штатыннан алып киләчәк.

Кайтучылар, 21 апрельдә, кичке сәгать сигезләр тирәсендә “Васильево” шифаханәсенә килеп урнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев