Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каз канаты каурый-каурый...

Җир туңып, беренче карлар белән, авылларда каз өмәләре гөрли башлый. Борынгыдан килгән халык йоласы бүгенге көндә дә сакланып калган.

Акъегет авылы халкы кош-кортны күпләп үстерә. Бу гаиләләрнең мул тормыш алып баруын, уңганлыгын да күрсәтә. Биредә яшәүчеләрнең бердәмлегенә дә гаҗәпләнерлек! Өмәләр йорт саен, диярлек, уза.

Узган ялларда Акъегет авылында дүрт гаиләдә каз өмәсе булып узды. Ә Норлат, Күгәй, Акъегет җирлекләренең «Ак калфак» иҗтимагый оешмалары Әлфия Җәббаровалар гаиләсенә чакырылган иде. Хуҗалыкта эш иртәдән кайный. Караңгы төшкәнче егерме биш казны суеп, йолкып, эшкәртеп, юып бетерәсе бар бит! Быел Әлфия белән Әхәт Җәббаровлар 40 каз бәбкәсе алып үстерә. Ишек алды тулы мал-туар. Аларны карар өчен хуҗалар беренче кояш нурлары белән тора, караңгы төшкәнче хезмәт күрсәтә. Терлек асрау бик күп тырышлык һәм сабырлык таләп итә. 
Әлфия 30 елдан артык авылда хат ташучы булып эшли. «Эштән арып-талып кайтса да, өендә, бакчасында искиткеч чисталык, тәртип тота. Тәрәзә төбендәге матур гөлләр хатын-кызның уңганлыгын тагын бер яктан ачып бирә», – ди авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина. 
Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмә буена юл тотты. Аларга егетләр дә иярде, каз каурыйларын юлга сибеп бардылар. Бу йола никадәр каурыйны күп сибәсең, авылга шулкадәр яшь киленнәр күбрәк киләчәген аңлата. Авылга гармун моңы, татар халык җырлары таралды. Капка алдына чыккан авыл халкы муллык, сәламәтлек, илгә иминлек теләп калды. 
Су буенда өмәнең иң матур, күңелле өлеше. Казларны юып бетергәч, кызлар егетләр белән рәхәтләнеп җырлап, биеп, күңел ачты. Ә өйдә өмәчеләрне хуҗабикәнең уңган кызлары мул табын әзерләп, каз итеннән бәрәңгеле бәлеш, кайнар коймак пешереп каршы алды. Мәҗлес тәмамлангач, «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова каз каурыйларыннан тигәч (таба майлагыч) ясау буенча осталык дәресе күрсәтте. Бу чарада балалар да катнашты. Димәк, татар халкының каз йолку йоласы дәвамлы булачак. 
Акъегеттә узган каз өмәсе Тау ягы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының быел дүртенче күмәк бәйрәме булды. Башка авыллардан килгән кунаклар бу матур халык йоласын үткәрү тәҗрибәсен алып китте. 

Роза Ягудина.
Норлат авылы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев