Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайсы төш аллаһныкы, кайсысы шайтанныкы

Үлем турында гел белеп, ишетеп торсак та, үзебезгә кагылмас төсле тоела. Ә бит үлем безне һәрвакыт сагалап кына тора. Беркем дә аның кайчан киләсен белми.

– Төшкә керми диләр, үлгән кеше төшкә керергә тиешме? Бер үк кешегә берничә тапкыр керүне нәрсәгә юрарга?
– Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Бик сирәк төш Аллаһныкы була, бик күп төш – шайтанныкы була», – ди. Шуңа күрә иләһи төш булганлыктан, бәлки ачык, матур булып күренгән очракта да, кемгәдер сөйләргә тырышмагыз. Гомумән, төшне беркемгә сөйләмәвең хәерле һәм аны, нинди генә булса да, бары яхшыга юрарга кирәк. Мөселман кешесе һәрвакыт позитивта булырга тиеш.

– 3се, 7се, 40гының асылы нидә? Мәетне искә алып, аның рухына дога кылдырып, аш уздыручыга нинди савап каралган?
– Исламның асылында мәетләрне искә алу ята. Кызганыч ки, туганнар хәзер кай чан очраша: никахта, туйда һәм җеназада. Туганлык җепләрен саклау бик әҗерле һәм саваплы эш. «Туганлык җепләрен сак лаганнар минем белән элемтәне саклаганнар, дип әйтә Аллаһ. Өзгәннәр икән, минем белән элемтәне өзгәннәр», – ди. Туганлык ул дөньяда булган иң кадерле әйбер. Шуңа күрә 3се, 7се, 40ы шәригать асылларына каршы килми икән, уздырыгыз. Тик барысы да акылга сыярлык булыр га тиеш. Ятим бала кала икән, аңа бит бу ашларны уздыру җиңел түгел. Берәү әйтә ди бит: «Мин муллаларны ашатканчы, фәкыйрьләрне, ятимнәрне тукландырам», – дигән. Мең рәхмәт шулай эшләсәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев