Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кайнар» яллар

Узган ял көннәрендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре чакыру буенча 8 тапкыр чыга. Өйләр, мунчалар, сарайлар, коры үлән яну очраклары теркәлә.

«Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык ширкәтендә мичне артык нык ягу сәбәпле, агач мунчаның түбәсенә ут каба. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр аны тиз арада сүндереп өлгерә. Озак та үтми Кече Юрта авылы янында корыган үлән яну турында хәбәр килә. Ут 100 квадрат метр мәйданга таралып өлгерә. Беркем дә зыян күрми. Бу очракта Карамалы Тау янгын сүндерүчеләре оператив эшли. Икенче көнне Карамалы Тауның 154нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре Кече Ходяш авылына мунчада чыккан янгынны сүндерергә бара. Ут сүндерелә, монда да зыян күрүчеләр булмый.
Ә менә Кызыл Яр авылында йортта чыккан янгын аның хуҗаларына нык зыян китерә. Биредә янгын сүндерү хезмәте килеп җиткәндә гараж, сарай һәм торак йортның түбәсен ут ялмап алган була инде. Моннан тыш, күрше участокларга да таралу куркынычы яный. Нәтиҗәдә, күрше йортка бераз зыян килә. Ә янгын чык кан йорт хуҗалары бернәрсәсез ка ла. Күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторларының башлангыч мәгълүматлары буенча, янгынның гаражда төзек булмаган электр үткәргеченнән чыкканлыгы билгеләнә. Хәзер дознавательләр бу җитди янгынның барлык сәбәпләрен ачыклау буенча эшне дәвам итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуга карамастан, ут белән эш итүдә уяулыкны һәм саклыкны югалтмаска кирәк, дип искәртә. Хуҗалыкта электр җиһазларының торышына аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки нәкъ менә электр приборларының һәм чыбыкларның төзек булмавы аркасында соңгы вакытта аеруча күп янгын чыга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев