Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайнар линия эшли башлады

Ата-аналар тарафыннан зарланулар арту сәбәпле, Татарстанда  балаларны I һәм  X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды. 

Мөрәҗәгатьләрне ТР Мәгариф министрлыгы Казанда (843) 294-95-04, 294-95-05 телефоннары буенча кабул итәчәк. Линия, шалтыратуларыгызны эш көннәрендә 9:00 – 18:00 сәгатьләрдә кабул итә. 
Ата-аналарның сорауларына ведомствоның гомуми белем бирү идарәсенең гомуми белем һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Моңа кадәр республикада әти-әниләр мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе белән элемтә булмавына, I һәм X сыйныфларга кергәндә килеп туган проблемалар буенча прокуратурага шикаять белән мөрәҗәгать иткән иде.  

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев