Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кая бара бу замана, түрәләр шоколадта коена

Ульяновск өлкәсе губернаторы үзенең IT-өлкәсе буенча киңәшчесе Светлана Опенышеваның ялда вакытта үз-үзен тотышы белөн канәгать булмавын белдерде.

Ульяновск губернаторы Сергей Морозов IT-өлкә буенча киңәшчесен, губернатор аппараты һәм төбәк хөкүмәтенең элеккеге җитәкчесе Светлана Опенышевага карата «шоколадлы» ваннада селфидан соң тикшерү уздырырга кушты.
Түрә Әзербайҗанда биш йолдызлы кунакханәдә ял иткән. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, Опенышеваның ялы 60 мең сумга төшкән, аның билетлары 8,5 мең сумга төшкән. Instagramда ул ванна кабул иткәндә төшергән фотосын бастырган һәм аңа: «шоколад күп булмый»( «Много шоколада не бывает»), дип язып куйган.
"Күпләр чит илгә ял итәргә китә. Тик Опенышева ханымның “маҗараларына“ карап, мин хезмәт тикшерүен уздырырга карар иттем. Тыйнаграк яшәргә кирәк", - дип билгеләп үтте Морозов киңәшмәдә.
Аның сүзләренә караганда, ул тикшерү үткәрү генә түгел, ә 55 яшьлек җитәкчене эштән үк азат итәргә карар кылган. Бу хакта Ulpressa сайты яза.
"Мин күпләргә чит илләргә чыгу өчен рөхсәт язам, әмма үз байлыгың белән мактанырга ярамый», - дип өстәде төбәк башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев