Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кассирны талаган

Соңгы вакытта сводканы карасаң көпә-көндез кибет кассаларын талау очракларын еш күрергә була. Нәрсә бу, хәзер талаучылар да баш ватып, катлаулы схемалар уйлап чыгарып тормый, турыдан-туры сәүдә нокталарына керәләр дә кассирларны талап чыгалармы?

Менә шулай прокуратура 20 яшьлек яшел үзәнлегә гаепләү чыгарып, эшен судка җибәргән.  
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Артур Салихов сөйләвенчә, агымдагы елның июлендә югарыда әйтелгән 20 яшьлек исерек ир төнге кибетләрнең берсенә кереп, кассирны этеп җибәрә дә кассадан 1500 сумны эләктереп чыгып китә.  Салмыш егетнең планы менә шулай бик гади була. Гади һәм җайлы. Әмма ул һәр гаебең өчен җавап бирергә кирәклеген генә оныта. Суд каршысында да үз гаебен өлешчә генә таный. Бу ир әлегә ике айга кулга алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев