Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Картлык көненә акча җыючылар саны арткан

Аналитик күзәтүләргә күз салсак, россиялеләрнең күбесе фатир, машина, картлык көнгә, уку өчен акча туплап бара икән. Бу, әлбәттә, урта хәллеләргә кагыла.

Чөнки хезмәт хакын очын очка ялгап яшәүчеләргә, бу берничек тә кагылмый. Менә шул урта хәллеләрнең кыйммәтле әйберләргә кызыксынуы кимегән, ә күбесенчә, картлыкка, белем алу һәм автомобильгә акча җыеп баралар икән. 
Россиялеләр янга калдырган акчаның уртача суммасы 100 мең сум тәшкил итә. 
43 процент россияле төгәл максатны атамыйча гына, «запас өчен» акча җыя. Ике ел эчендә андый кешеләрнең өлеше 9 процентка кимегән, дип билгеләп үтә сораштыруны үткәргән белгечләр. 
Акча туплауның икенче сәбәбе - акчаларны "картлык көне өчен" җыю. Бу күрсәткеч, 2017 ел белән чагыштырганда, киресенчә, 16-25% ка арткан. 
Ял итәргә бару өчен 20 процент россияле акча туплый. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр ялга дип акчаны ешрак җыя (32%). 
Фатир яки йортны ремонтлау өчен — россиялеләрнең 17%ы , күчемсез милеккә — 16%, мәгарифкә — 14%, автомобильгә — 12%, мебель, көнкүреш техникасы, кием сатып алуга 9% акча җыеп баралар икән. Шул ук вакытта, 2017 ел белән чагыштырганда, белем алу өчен кесә янчыгыннан акчаны янга калдыручылар саны ике тапкырга арткан. Автомобиль турында хыялланучылар саны — өч тапкыр (4% тан), ә күчемсез милек - 7% ка (2017 елда 9% тан) арткан. 
Тикшеренүне үткәргән белгечләр әйтүенчә, күпләр теләгән әйберен сатып ала алмый. һәм каяндыр ярдәм дә көтми, бары үз көченә таяна. Әнә шуңа күрә, картлык көненә дип акчаны туплап баручылар саны арта бара, дип яза РБК. ру сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев