Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карны чыгару әле дә дәвам итә

Кыш кыш инде, кар бураннары булмый тормый һәм ул шуның белән коммуналь хезмәттә эшләүчеләрне дер селкетеп, бер сынап та ала. 16-17 гыйнварда ишкән кар шәһәр һәм районны чак кына күмеп китмәде.

Әйе, бу юлы телефонга МЧСтан буран була дип кисәтеп килгән хәбәр дөрес булып чыкты, синоптиклар да ялгышмады. Һәм иртән кемдер кулына көрәк алды, кайберәүләр җәмәгать транспортыннан гына файдалануны өстен күрде. Юллар йөрерлек түгел, бер дә чистартылмый дип, зарланучылар да бихисап иде. Әлбәттә, тизарада гына көн ярымда ярты айлык норма яуган карны чистартып алу мөмкин түгел. Һәм иң беренче булып җәмәгать транспорты йөргән үзәк урамнарның кардан арындырылуын аңларга кирәк.
– 12-22 гыйнвар көннәрендә генә дә шәһәр урамнарыннан 18060 куб метр кар түгелде. Һәм бу эш әле дә дәвам итә. Якынча 28 берәмлек техника эшли. Шулай ук шәһәр фонтаннары, парк, тимер юл вокзалы, баскычлар кул белән чистартыла, кул эшенә предприятиедән 30 кеше җәлеп ителде, – дип аңлата «Коммуналь хуҗалык» муниципаль предприятиесе җитәкчесе Азат Нигъмәтуллин.
Шәһәр халкы юлларның чистартылмавыннан зарланырга ярата инде ул, әнә авыл халкыннан азрак үрнәк алсыннар иде. Алар Норлат «МПП ТКХ»сыннан килгән техниканы сабыр гына көтте. Шулай дип уйлыйм, чөнки алай шау-шу күтәреп, зарланып редакциягә шалтыратучылар булмады. Узган ялларда авылга кайтып килгән идек, машина белән хәтта чишмәгә кадәр суга төшеп мендек, юллар ялт иткән.
– Без 5 гыйнвардан бирле юлларны кардан чистартудан туктамаган. 4 берәмлек техникабыз гел хәрәкәттә. Бер көндә бер трактор өч авылны чистарта, кайчакта озаграк та була. Күгәйне, мәсәлән, ике көн ачтык. Рус Исламында бер кеше яши, анда да чылбырлы тракторны җибәрдек. Бүген (23 гыйнвар) Бакырчыда, Акъегеттә эшлибез. Узган бураннар белән көрәшә алдык. Тагын шундый ук көннәр кабатланса, катлаулы хәл: карны куяр урын юк, урамнар тар, хуҗалыкларның коймалары җимерелергә мөмкин, – дип аңлата предприятие җитәкчесе Равил Бәхтияров.
Ишеп яуган кар юлларда аварияләрнең артуына да китерде. 14-17 гыйнвар көннәрендә 70тән артык юл һәлакәте теркәлгән.
– Инде ишеткәнсездер, Казан трассасында юл кырыенда торган йөк машинасына килеп бәрелгән автомобильдә 64 яшьлек хатын-кыз һәлак булды. Столичная урамында җәяүлеләр юлында бәрдерелгән ике кеше дә авыр хәлдә. Аларның берсе 15 яшьлек кыз, әлеге вакытта аны ДРКБга күчерделәр, – дип аңлата Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге  җитәкчесе Рәмил Идиятуллин. – Монда гаепне карлы юлларга гына сылтарга ярамый. Ә машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә һава торышын исәпкә алсыннар, игътибарлы булсыннар иде. Күз күреме начарлана, тормоз юлы кыскара.

Укучыбыздан фотофакт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев