Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карлы кыш, чыршы бәйрәме һәм юка боз

Менә салкын һәм карлы кышка да аяк бастык. Ноябрь быел яңгырлары белән генә истә калса, декабрь ае кары белән. Кар яуган саен мәшәкатьләр өстәлүдән тыш әле тегендә, әле монда кыенлыклар да килеп чыгып тора.

Декабрь кары, мәсәлән, кайбер мәктәп автобусларына комачаулык ясаган.  Кышкы юллар автомобильчеләрне дә төрле яклап сыный. Карга салкыны да өстәлсә, менә анысы тагын да хәтәррәк. Аллаһ сакласын, янгыннар чыга күрмәсен. Янгын сүндерү машиналарына да кышкы каршылыклар җитәрлек.
Яшел Үзән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең соңгы  утырышында нәкъ менә шул кышкы иминлек мәсьәләләре күтәрелде. Юлларны, урамнарны, ишегалларын кардан чистартучы оешмаларның  «авырт­кан» урыннары аталды, Яңа ел бәйрәме  чаралары иминлеген кайгырту  турында сүз барды.
Район һәм шәһәр юлларына хезмәт күрсәтә торган предприя­тиеләр җитәкчеләре чыгышларына караганда, район да, шәһәр дә кышка әзер, техника җитәрлек, сибәргә комы да бар. Махсус техниканың яңартылып торуы куандыра. Мәсәлән, коммуналь хуҗалыкта  25 махсус техникага тагын 2не өстәмә «алтын кул»  алганнар.Финанслар мәсьәләсендә дә  проблема юк дип сөйли  «Коммуналь хуҗалык» МУП  җитәкчесе. Норлат зонасы юлларына килгәндә,  кардан вакытында чистартылмавы сәбәпле мәктәп автобуслары йөрүдә кайбер тоткарлыклар булган булуын, анысы эш тәртибендә хәл ителәчәк.  
Кар күп явып яисә һава шартлары кискен начараеп киткәндә районда «Буран» операциясе игълан ителә, юл хуҗалыкларына башка  предприятиеләр дә техника белән ярдәм итәргә тиеш.  
– Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда,  «Буран» планы буенча бөтен ресурсларны да кулланырга кирәк, – диде МЧСның Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов,  –  «Буран»  – ул тулы бер комплекс. Юлда, мәсәлән, фаҗига чыгып кешеләр үлгән икән, гадәттән тыш хәл  игълан ителә. Эш төркеме бар, алар барысына да әзер торырга тиеш. Көннәр кинәт салкынаеп китеп, юлларда тоткарлыклар булганда, кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итүче  туклану предприятиеләре  белән килешүләр төзелгәнме? Аны да контрольдә тотарга кирәк.
КЧС утырышында шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника куллану урыннарын алдан билгеләп куярга,  аларны урамда  сатуны тыярга, хуҗасыз биналарны ачык­ларга, янгын куркынычсызлыгы чараларын күрергә кирәклеге турында әйтелде. Шулай итеп, хезмәт күрсәтү җитәкчеләренә дә, авыл җирлекләре башлыкларына да эш җитәрлек. Мәшәкатьле вакыт бит. Бәйрәмгә әзерләнергә,  аны исән-имин уздырырга, юлларны чиста тотарга, хәвеф-хәтәрләрне булдырмаска. Боларга өстәп әле кирәгенчә катып җитмәгән бозга керүче балыкчыларны кисәтеп торырга кирәк.Әлегә бозларга керү  бик куркыныч. Шуңа күрә авыл җирлекләре башлыкларына куркыныч урыннарда кичекмәстән  кисәтү плакатлары куярга кирәк.  Шәһәр күле дә искәрмә түгел. Анда инде күптән бала-чага бернигә карамастан тимераякта шуа, уйный-шаяра.  Ә бәла аяк астында. Яшел Үзәндә боз астына киткән бер балыкчы бар инде.
Районыбызда 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр аерым янгын режимы урнаштырыла. Димәк, иминлекне икеләтә кайгыртырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тонкий лед Выход на лед опасен осторожно