Карбыз йомшагыннан кайнатма
Яшәеш

Карбыз йомшагыннан кайнатма

***

  • Карбыз эче – 1 кг
  • Шикәр комы – 1,2 кг
  • Лимон кислотасы – 23 гр
  • Ванилин – бер чеметем

Әзерлибез:

Карбыз эчен орлыкларыннан арындырып, шакмаклап яки кечкенә кисәкләп турыйбыз. Эмаль савытка салып, өстенә шикәр комы сибәбез һәм 2-3 сәгатькә калдырабыз. Бүленеп чыккан согын агызып алып куе сироп кайнатабыз. Шуңа карбыз кисәкләрен салып, берничә минут кайнатырга. Уттан алып, 8-10 сәгатькә калдырырга. Аннары кабат кайнатып чыгарырга һәм 3 минут пешерергә, тагын 3-5 сәгатькә калдырырга. Кайнатмага бер чеметем ванилин, әзерләп куелган лимон кислотасын өстәп, 3-5 минут дәвамында кайнатырга.


Нет комментариев