22 декабрьдә Биектауда ВБЕ Сётокан каратэ буенча 12 нче Республика ярышлары узды.
Биредә Яшел Үзәннең Горький мәдәният йортында шөгыльләнүче тренер Михаил Редькин шәкертләре катнашты. Галиуллина Яна кумитэ дисциплинасында 1 нче урынны алды. Шулай ук, Гатауллин Эмиль һәм Ибраһимова Наиләнең дә чыгышлары аерым игьтибарга лаек. Яшь спортчыларны яңадан- яңа уңышлар телибез.
Нет комментариев