Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карашәмдәге авыл җыеныннан фоторепортажның икенче өлеше

Җыен барышында халык, шулай ук, район җитәкчелеге вәкилләре каршында авырткан мәсьәләләрен яңгыратты: – Безнең Татар Наратлысында ФАП юк. Олы яшьтәге һәм еш авыручылар күп. Кеше саны артмас инде ул хәзер, кимүгә генә бара. Менә шуны ничек тә хәл итәсе иде, – диде шул авылның имам-хатыйбы Рәхимулла Гайнуллин.

Аны тагын бер ханым күтәреп алды:
– Менә бүгенге көндә җирлектәге бердәнбер фельдшер авырый, ә аны алыштыручы юк, авыручылар күп. Халык нишләргә тиеш? Урында ятучылар бар, көн саен укол кадатучылар бар!
– Яңа ФАП төзү өчен, авылда 300 кеше булырга тиеш, ә сездә нибары 38 кеше теркәлгән. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча, яңа бина булачак, дип ышандыра алмыйбыз. Бәлки искесен төзекләндерү юлларын табып булыр. Фельдшерга килгәндә, ул больничныйда булганда «выездная бригада» килеп хезмәт күрсәтәчәк, – дип җавап бирде Яшел Үзән үзәк дәваханәсенең баш табиб вазыйфасын башкаручы Рафаэль Шиһапов.
Рус Әҗәлендә яшәүче Роза ханым:
– Рәхимулла абый дөрес әйтте, халык артмый. Әмма шулай да, Рус Әҗәлендә яңа клуб төзелер, дип ышанасы килә. Бездә яшьләр дә күбрәк, зур кирәкми, без кечкенәгә дә риза булыр идек. Балалар шунда төрле түгәрәкләргә йөрер иде, алайса Танай мәктәбендә алар моңа өлгерми, автобус расписаниесе туры килми, – дип, күңелендәгесен әйтте.
Татар Әҗәленнән Тәнзилә апа да:
– Бездә китапханә дә юк, бернәрсә юк. Без бит әле, тоже, исән-сау, яшибез һәм шулай ук, барлык шартлар тудырылуын телибез, – диде.
Ә Карашәмнән Зөлфирә ханым:
– Миндә башка тәкъдим, - диде, – Карашәм белән Татар Әҗәле арасына юл ясыйк та, безгә йөрерсез аннары!
– Мин Усманов Марат Зәкәр улы булам, – дип, сүзне үзе белән таныштырудан башлады Яшел Үзән районы башлыгының беренче урынбасары. – Авыл баласы булганга (Буа районы Толымбай авылында туып үстем), андагы авыр тормыш һәм проблемалары белән мин якыннан таныш. Гөлнара ханымның докладыннан аңлашылганча, күп эшләр башкарасыз, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Җирлек тормышында актив катнашып, ярдәм итеп яшәгәнегез өчен Хәлиуллиннар һәм Хәйруллиннарга аерым рәхмәт әйтәсе килә, саваплы гамәлләр башкаргансыз. Сорауларга килгәндә, яңа җитәкчеләр килде һәм барлык проблемалар чишеләчәк, дип зур өметләр багларга кирәкми. Без әле узган ел ахырында гына эшкә керештек. Әмма аларны хәл итәргә тырышачакбыз. ЯҮМР башлыгы
Михаил Афа­­насьев, районыбыз­ның проблемаларын туплап,  Президент янына керде. Күбесе уңай чишелеш табар, дип өметләнәбез. Быел зур чаралар көтелә: Бөек Җиңүгә 75, ТАССР оешуга – 100 ел, сайлаулар. Бу даталарны лаеклы каршыларбыз, дип ышанам. Алгы көннәрдә дә уңышлар телим.
Җыен җанлы һәм гаугасыз узды. Әйтәсе килгәннәр, сүз алды, теләгәннәр - сорауларын бирде һәм ялган ышандыруларсыз, чәчәк-бизәкләрсез төпле җаваплар яңгырады. Таралышканда да халыкның кәефе күтәренке иде, дип уйлыйм, чөнки әле кайтырга чыкканда да гармунга биеп, зәлидә  әйләнеп алдылар.
Җыеннан фоторепортажны  yashel-uzan.ru сайтыннан карый аласыз.            

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев