Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карантинда хезмәтне өйдән алу отышлы

Пенсия фондына дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә була.

Чынлыкта да, Пенсия фондының теләсә-кайсы хезмәтен бүгенге көндә фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар.
Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлеш ләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне үз эченә ала. шуңа күрә, шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булганнар да файдалана ала.

Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион рәвештә төрле белешмәләр сорап, яисә аны башка оешмаларга җибәрүне үтенеп, мөрәҗәгать итә ала. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсия тупланмалары, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында мәгълүмат бар. Ана капиталына гаилә сертификаты булганнар кабинетка кереп, әлеге акчадан файдалану һәм күпме сумма тиешлеген күрә ала.
Электрон кабинет, шулай ук, Пенсия фондының күпчелек түләүләрен билгеләргә һәм алар белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсация гә алмаштыруны сорап гариза язу, шундыйларга керә.

Кабинет аша пенсия яшендәге өлкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә була. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда, шулай ук, законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге дә бирелә.

Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, аларны онлайн-кабул итү хезмәте аша юллау мөмкинлеге дә бар.

«Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы бүлекчәсенең контакт-үзәгенә (843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин», – диде Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк булган очракта, алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, ул клиентлар белән эшләү кабинетына билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистанцион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була.
Үзегезне, якыннарыгызны сак лагыз һәм сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев