Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карантинда иң яхшысы – өйдә калу!

Бер тәүлектә тревога буенча янгын сүндерүчеләр 15 тапкыр ярдәмгә чыккан.

Шуларның өчтән бер өлеше янган үлән сүндерүгә кагыла. Мондый хәл елдан-ел кабатланып тора. Яз көне җылы һава торышы башлану белән бу күрсәткечләр геометрик прогресста үсә. Янгын сүндерүчеләрнең төп бурычы - янгыннарга каршы көрәш, әмма чүп-чар яисә коры үлән януларны сүндерергә чыккан вакытта, халыкның һәм, барыннан да элек, торак пунктларның иминлеге куркыныч астына куела. Шулай ук матди чыгымнар арта, моторесурс тотыла.

30 мартта янгын сүндерүчеләр биш тапкыр янган үлән сүндерергә бара. Беренче хәбәр Кече Кызыл урамында яшәүчеләрдән килә. Торак йорт янында коры үлән янып, гомуми мәйданы 100 квадрат метрдан артып китә. Бер сәгатьтән соң Осиново бистәсендәге Южная урамында үлән янып, аның мәйданы 200 кв.метр тәшкил итә. Шундый ук хәл Рус Танае авылында да була. Аннары Уразлы һәм Никольское авыллары арасында 300 кв. метр мәйданда үлән яна. Кич белән янгын сүндерүчеләр «Пост Волга» тукталыш платформасы янында янган үлән һәм чүп-чарны сүндерә.

Вәзгыять, чыннан да, җитди. Коры үләнне һәм чүп-чарны контрольсез яндыру шактый мәшәкать тудыра. Мондый янгыннар еш кына очраклы түгел. Һәрберсендә диярлек кешеләр үзләре гаепле. Ут саксызлыктан, балалар шуклыгыннан, тәмәке төпчегеннән чыгарга мөмкин.

Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре чираттагы тапкыр шәһәр һәм район халкына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртә. Карантин кертү шартларында иң яхшысы – өйдә калу! Шул ук вакытта, көнкүрештә куркынычсызлык чаралары турында да онытмаска кирәк!

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев