Карамалы Тау – Албаба юлында фаҗига
Яшәеш

Карамалы Тау – Албаба юлында фаҗига

Хәзер көннәрнең бик нык кыскарган чоры. Әле генә иртә була, кич җитеп тә өлгерми, караңгы төшә.

Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе бу чорда юлларда җәяү йөрүчеләргә бик сак булырга һәм киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар куеп йөрергә киңәш итә. Мондый элементлар ярдәмендә гомерне саклап калырга була.

Кызганычка, Яшел Үзән районы юлларында бәхетсезлек очраклары һаман чыгып тора. 19 ноябрьдә  Карамалы Тау – Албаба юлында чыккан фаҗига корбаны - 68 яшьлек җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элемент булмаган. “Лада Ларгус” автомобилен йөртүче 24 яшьлек егет юлдан баручы ирне күрмичә дә калган һәм бәрдергән. Күп санлы җәрәхәтләр алган ир дәваханәдә үлгән.


Зеленодольский район светоотражающие элементы для детей на дороге Зеленодольского района ГИБДД напоминает пешеходам правила ПДД

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Правила ПДД говорите. Правило дорожного ПДД правильно же.