Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карактан кала, ә уттан...

Ни кызганыч, һәр атна газетага бирелеп баручы сводкада әле шәһәрдә, әле районда янгын чыгу турында хәбәр итеп кенә торабыз. Алай гына да түгел, янгында үлүчеләр саны безнең районда коточкыч тизлек белән арта.

5 ноябрьдә Васильевоның бер йортында ут иртән чыга. Аны беренчеләрдән булып, шушы йортның икенче өлешендә яшәүче хатын-кыз күреп ала. Төтен исен сизеп, улы яшәгән йортны тикшерергә була. Янгынны әүвәл үз көче белән сүндерергә тырышып карый, җиңә алмаячагын аңлагач кына янгын сүндерүчеләрне чакыра. Бу вакытта ут түбәгә үрмәли һәм күрше йортка күчү куркынычы яный. Тиз арада урынга килгән 153нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре хәлне аңлап, өйнең эченә керәләр һәм идәндә яткан ир-атның гәүдәсенә тап булалар. Янгын санаулы минутларда сүндерелә, күрше йортны да саклап калу мөмкин була. Әмма кеше гомере өзелә...
Фаҗигагә юлыккан 46 яшьлек ир-атның әнисе сөйләвенчә, улы күптән беркайда да эшләмәгән, даими спиртлы эчемлекләр кулланган. Кайгы киләсе көнне дә күршеләре аны исерек хәлдә күргән. Районның күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары фаразлары буенча,хуҗаның саксыз тәмәке тартуыннан чыккан.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны ут чыбыкларын тикшереп, төзеклеген карап торырга, янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Бу фаҗигаләрдә кешеләрнең үлүе бигрәк тә аяныч. Васильевода һәлак булган ир ел башыннан бирле унынчысы иде. Узган ел янгында 6 кеше үлгән. Ягъни үсеш 66 процент тәшкил итә, ә ел әле бетмәгән. Үзебезгә һәм якыннарыбызга игътибарлырак булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев