Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карак бетонбутагычта

Яшел Үзән районында ир-ат кабель урлый һәм бетонбутагычка кереп кача.

Росгвардиядә белдерүләренчә, ведомство хезмәткәрләре Озерная урамы буенча сигнализация эшләнүе турында мәгълүмат ала. Вакыйга урынында ачыкланганча, предприятие каравылчысы видеокүзәтү системасы аша территория буенча таныш булмаган кешенең йөрүен һәм электр кабелен кисүен күреп ала. 
Күрсәтелгән билгеләр буенча росгвардиячеләр каракны эзли башлый. Ә ул исә, бетон бутау өчен булган махсус савытта яшеренгән була. Аннан ерак түгел берничә кабель кисәге ята икән. 
Җинаятьче хокук сакчыларының китүен әлеге яшерен урында көтәргә була. Ә кабельне исә тимер-томыр кабул итү пунктына тапшырырга ниятли. Тоткарланган иргә 41 яшь. Ул моңарчы хөкем ителгән. 
Хәзерге вакытта карак кулда. Урланган әйбер полицейскийларда, зыян суммасы билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев