Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Караңгы көзне утлы кием яктырта

Агымдагы елның тугыз аенда Татарстан Республикасында транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан җәяүлене бәрдерүнең 768 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 42 кеше һәлак булып, 753е төрле яралар алган. Ә Яшел Үзән муниципаль районында 9 айда 11 җәяүле көпчәк астында калып җәрәхәтләнгән.

Болардан тыш, агымдагы елда ТРда җәяүлеләр катнашында 44 һәлакәт караңгы вакытта чыккан. Аларда 24 кеше һәлак булган. Бу барлык һәлак булганнарның 34 процентын тәшкил итә.
Шул сәбәпле, ягъни, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен булдырмау максатыннан чыгып, бу көннәрдә «Җәяүлеләр чыгу урыны – 2019» чарасы уздырыла. Шуның кысасында, 5 ноябрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре Яшел Үзәннең Гоголь һәм Ленин урамнарында тиешсез урыннан юл чыгучыларны тикшерү буенча рейд оештырган.
Тикшерә башласаң, тәртип бозучысы да табылып тора. Әйтик, 2 җәяүле тиешсез урыннан юл чыкканда тотылган. Ә 2 машина йөртүче җәяүлеләргә юл чыгарга өстенлек бирмәгән. икесенең мәҗбүри иминият ләштерү полисы булмавы, берсенең иминлек каешын кимәгәнлеге ачыкланган. Юллар бервакытта да тәртипсезлекне кичерми. Шуңа күрә җәяүлеләр булсынмы, машина йөртүчеләрме, һичшиксез, бер-береңә карата игътибарлы булырга кирәк. Кире очракта, юл фаҗигасе чыгасын көт тә тор. 
Хәзер елның караңгы вакыты өстенлекле булган ноябрь ае. Аны юкка гына кара көз дип атамаганнар. Җәяүлеләргә гомерләрен куркыныч астына куймас өчен киемнәренә уткайтаргыч элементлар тагып чыгу, шулай ук, бик кирәкле эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев