Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карагуҗалылар битараф түгел

Олы Карагуҗа авылында күптән булганым юк икән. Яңа клубны да күреп шаккаттым.

Зур бураннар узган вакыт булса да, юллар әйбәт итеп чистартылган. Халык җыенын кичке алтынчы яртыга билгеләгәннәр иде. Караңгы төшүгә карамастан, авыл ниндидер якты тынлык белән каршы алды.

Ыгы-зыгы сизелмәсә дә, халык шактый җыелды.  Җыен башланганчы клубны гына түгел, андагы китапханәне дә күрдем, кешеләр белән сөйләштем. «Клубта бик күп кызыклы чаралар оештырыла», – диләр. Сәхнәләрне дер селкетеп биергә, дәртле җырлар җырларга, концертлар оештырырга ярата алар.  Анысы шулаен шулай да бит, әмма соңгы вакытта китапханәгә газета-журналлар аз бирә башлаганнар. Укырга яратучылар өчен бу чынлап та проблема. Өйгә  матбугат чараларына күпләп язылып булмый, кыйммәт. Хәтта «Яшел Үзән» газетасын да ундүртләп кенә кеше алдыра. Азмы бу,  күпме –сезгә уйларга, тик  китапханәләрне дә газета иркенлегеннән кыса баралар.
Яшәүчеләрнең аһ-зарларын ишетергә район башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников килгән иде. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин да, Яшел Үзән ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Физзәт Фәхретдинов һәм башкалар  чакырылган. 
Җирлек башлыгы Марат Шакировның 2018 елга ясаган хисабына караганда, биш авылны берләштергән бу территориядә 1121 кеше исәптә тора. Узып киткән  елда үлем-китемнәргә караганда туучылар күбәю – яхшы яңалык. Җирлекнең бюджеты 4 млн сум тирәсе расланган булган. Тулаем алганда, җирлек хисабына  7 млн сумнан артык акча кереп, планны арттырып үтәгәннәр.

Тулысы белән газетадан укырга була (№5).

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев