Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карагуҗалылар актив!

Карагуҗада үзсалым буенча референдум тулы көченә бара дисәк, бер дә ялгыш бумас.

Халыкның күпчелеге көннең беренче яртысында инде тавыш бирсә дә, хәзер дә сайлау участогыннан кеше өзелеп тормый. Көндезге сәгать өчкә, әлеге авыл җирлегендә гражданлык бурычын үтәргә тиешле 535 кешенең 275е тавыш биргән. Монда әлегә кадәр үзсалым суммасы бер кеше башыннан 200 сум булса, бу юлы 300 сум. Шуңа да карамастан ризасызлык белдерүчеләр юк, чөнки һәркем үз авылы төзеклеге өчен өлеш кертүен аңлый.
- Җирлегебезгә кергән биш авылда яшәүчеләргә дә чакыру кәгазьләрен алдан ук кулларына тапшырдык һәм шул вакытта ук халыкның әлеге мөһим чарага уңай карашта булуы билгеле иде. Беркем дә, юк бармыйм, миңа бу кирәк түгел, дип борып чыгармады. Бездә шундый үзаңлы, тырыш кешеләр яши, - ди, җирлек башлыгы сәркатибе Гүзәл Җиһаншина. – Ике сайлау участогының берсе Олы Карагуҗада, ә икенчесе Күлбашта урнашкан. Сәламәтлекләре булмау сәбәпле килеп тавыш бирә алмаучылар өчен аерым комиссия эшли, андыйларның өйләренә барабыз. Авыл халкы өчен мондый чаралар бер бәйрәм кебек һәм бер-берсе белән күрешеп сөйләшергә сәбәп тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X