Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кара тәнле җырчы татар кызына өйләнгән

Илсөя Бәдретдинова төркемендә татарча җырлап йөргән Африка егете Оливер Мбвебве Камилә исемле татар кызына өйләнгән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә язган.

"Мин аның карашын өзелеп яраттым, чөнки ул миңа гына саф сөюе белән карый иде. Яратам сине, сөйгәнем Камилә!" - дип язган Оливер.
"Әйе, Камилә - татар кызы. Әмма ул татар телен белми шул. Үзем белгәнемне өйрәтермен. Дуслар, якыннар аны бик җылы кабул итте, проблема булмады", - дип сөйләгән ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Халык, Оливерга иң изге теләкләр теләп, котлау сүзләрен язган: "Мәхәббәт чикләрне белми", "Чын күңелдән котлыйбыз", "Сөбханалла, молодец, дускай. Бәхетле булыгыз", "Оливер, бәхетле булыгыз, сау-сәламәт балалар үстерегез", "Нинди шатлыклы хәбәр, гаилә тормышыгыз беренче очрашуларыгыз кебек булсын", - дигәннәр.
"Мбвебве исемнәре матур, ятка калдырмас әле!" - дип җырлыйсы гына калды...

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев