Кар машиналарын тикшерәләр
Яшәеш

Кар машиналарын тикшерәләр

ТРның Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә 2018 елның 15 гыйнварыннан 7 мартка кадәр республика территориясендә “Кар машинасы-2018” профилактик чарасын уздыра башлады.

Ул кышкы машиналарның төзеклеген, юл иминлеген булдыру максатыннан оештырыла. Тикшерү барышында  машиналарның теркәлү мәгълүматлары, дәүләт теркәлү билгесе булу-булмавы, техник тикшерү узу-узмавы игътибарга алына. Таләпләр үтәлмәгән очракта законда каралган чаралар кулланылачак.

 

Фото: marimedia.ru/


операция снегоход

Нет комментариев