Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кар машиналары юл кагыйдәләрен еш боза

Дәүләт техник күзәтчелеге уздырган тикшерүләр күрсәтүенчә, кар машиналары белән юл кагыйдәләрен бозу очраклары еш күзәтелә.

Мондый техника гадәттә вакытында теркәлми, техник карау да узмый, өстәвенә аны йөртүчеләрнең  ярашлы документы да булмый.

Яшел Үзән районы һәм шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов аңлатуынча, 2018 елның 10 декабреннән 29 декабрьгә кадәр  республика территориясендә ЮХИДИ, МЧС, ау хезмәте  хезмәткәрләре катнашында “Снегоход-2018”  профилактик операциясе уздырыла.

Операция техниканың техник таләпләргә җавап бирүен таләп итү, юл иминлеген булдыру, тирәлекне саклау максатыннан чыгып оештырыла.

Тикшерү барышында  машиналарның теркәлү мәгълүматларына ярашуы, теркәлү номерлары,  техосмотр узу-узмавы, кар машинасын йөртүченең  документлары булу-булмавы игътибарга алына.

Әгәр дә юл кагыйдәләре бозу очраклары булса, машиналарның техник торышы таләпләргә туры килмәсә, РФ КоАПка ярашлы чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев