Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Кар чанасы" операциясе дәвам итә

Агымдагы елның 13 мартында "Кар чанасы" профилактик операциясе кысаларында Яшел Үзән муниципаль районында күзәтчелек органнары белән, ГХМ бүлеге башлыгы С.Ю. Евсеев һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм мунициципаль районы бүлеге башлыгы М. М. Мөхәммәтҗанов катнашында, Идел һәм Зөя елгалары акваториясендә чираттагы рейд үткәрелде.

Операция барышында эксплуатация вакытында 12 берәмлек кар чанасы тикшерелде. Ачыкланган тәртип бозулар буенча биш техника хуҗасына РФ КоАП 9.3 ст. буенча административ беркетмәләр төзелде.

"Кар чанасы" операциясе 20 мартка кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев