Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кар белән бергә асфальт та эреде

Әйтерсең лә, «үлем юлы» буйлап барасың – һәр кискен борылыш яки тукталыш аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Шәхси транспорт чаралары хуҗалары да, җәмәгать транспортын йөртүчеләр дә сүгенеп туя алмый. Пассажирлар да алардан калышмый. Шәһәребезнең үзәк урамнарында йөрерлек түгел. Хәтта, көпчәксез калу куркынычы да бар.

– Кыштан соң юллар һәрвакытта да начарлана һәм аларны төзекләндерергә кирәк. Әмма, быелгы кебек хәлнең булганы юк иде әле, – дип зарлана Инсаф Гыйсмәтуллин. – Шәһәр үзәгендә йөрергә куркыныч, асфальт белән бергә машинаңның да ватылуын көт тә тор. Моның өчен кем җавап бирәчәге дә билгесез. Бер көнне Татарстаннан Энгельс урамына борылышта чак кына арткы тәгәрмәчсез калмадым. Аллаһка шөкер, күреп өлгердем, машинага зыян килмәде.

Журналистлар инициативасы белән, бу атнада брифинг булды. Анда, юллар белән бәйле хәлләр өчен җаваплы шәһәр һәм ра йон хакимияте вәкилләре, аларның ни сәбәпле сугыштан соңгы елларны хәтерләтүенә аңлатма бирде.

– Иң беренче чиратта, бу узган кышта температура уйнау белән бәйле, – дип җавап бирде Яшел Үзән районының төзелеш һәм инфраструктурасын үстерү департаменты җитәкчесе Дамир Ибраһимов. – ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел температураның кискен үзгәреп торуы, алдагы елларга караганда, ун тапкырга күбрәк. Шуңа, хәзер март уртасы гына булуга карамастан, без иртә чыктык һәм юл эшләре тулы көченә бара.

(Язманы тулысынча 21нче санда укый аласыз. Эдуард Левочкин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев