Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Капитанның запас хатыны

Бер көнне, өйдә компьютерда ниләрдер карап утырганда, социаль челтәрләрнең берсендә чит исем астында ирем тутырган анкетага тап булдым. Яле, сөек­лем, карыйк әле үзеңә.

Аватаркадагы фотосы яңа... 32 яшь (һе, 10 елга яшәрткән үзен). Һөнәрен үзенекен куйган, яшермәгән – судно капитаны. Башка кеше почтасын уку бик начар, начар... Ә 20 ел бергә гомер иткән хатыныңа хыя­нәт итү тагын да начаррак. Әйбәт яшәдек кебек. Дөрес, иң якын дус кызым һәрвакыт әйтә килде: «Айлар буе хатынын күрмәгән ирнең сөяркәсез яшәвенә ышанасыңмы? Аларның һәр портта берәр хатын»! Ә мин һәрчак иремне якладым, моның булуы мөмкин түгел, ул миңа тугры, мине генә ярата, дип каршы төштем. Чынлыкта, үз иремне бөтенләй дә белмим булып чыкты!
Гомер иткән ярың белән яңадан танышу бер дә кызык түгел икән. «Мин һәм сөекле кызым» дип исемләнгән альбомдагы фотоларны карарга булдым. Үземнең беркатлылыгым аркасында, анда кызларыбыз белән төшкән фотоларны күрәчәгемә ышанган идем. Чынлап та, фотоларда ул безнең балалар яшендәге кыз белән, тик ул аны бер дә аталарча үпми шул! Ирексездән, күзләремә үпкә һәм рәнҗеш яшьләре  тулды. Шулкадәр авыр һәм аяныч хәлдә калдым, сүзләр белән генә аңлатып булмас­тыр. Бергә яшәгән елларда йорт минем өстә булды. Балаларыма әти дә, әни дә үзем, чөнки аның өйдә торганы да булмады. Ә ул кайт­кан араларда, ял итсен өчен барлык шартларны тудырдым, эшләтмәскә тырыштым. Ирләр башкара торганнарын да үзем өйрәндем: кадак та кагам, розетка, су краннарын да үзем алыштырам. Фатирда ремонтны да бер үзем ясадым. Ә ул боларның берсен дә бәяләми, кырыйга йөри икән! Җитмәсә шундый яшь нәрсәкәй белән...

Наилә, 44 яшь

Язманың дәвамы газетаның җомга санында (№24).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев