«Капитал амнистиясе»нең III этабы
Россиядә «Капитал амнистиясе»нең I этабы 01.07.2015 – 30.06.2016 елда булган иде һәм икенчесе 01.03.2018 – 28.02.2019 елда булды.
Физик затларга чит илдә булган милекләрен, активларын, счетларын һәм контрольдә торучы чит ил компанияләрен үз теләкләре белән декларацияләргә мөмкинлек бирелгән иде. Шул ук вакытта, налог һәм таможня түләүләреннән качкан, валюта әйләнешен көйләү һәм контрольдә тоту закончалыгын үтәмәгән өчен алар җаваплылыктан азат ителде.
Закон «капитал амнистиясе»нең срогын 2020 елның 1 мартына кадәр озайта. Түбәндәге шартларны үтәгәндә, алдан каралган барлык гарантияләр дә сакланачак:
– акча чараларын репатриацияләү (илгә кайтару);
– контрольдәге чит ил компанияләрен редомициляция тәртибендә (юридик адресларын үзгәртеп), Калининград өлкәсе һәм Приморский край территорияләрендәге махсус административ районнарда дәүләт теркәлүен узу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев