Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Канун үтәлешен алтакта күрсәтә

Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында закон кабул ителгәнгә дә шактый еллар узды. Әмма ул бөтен җирдә дә бертигез үтәлми.

26 мартта Татарстан Рес публикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев видеорежимда, республикада дәүләт телләре (татар һәм рус) законының катгый һәм тайпылышсыз үтәлеше буенча киңәшмә үткәрде.

Анда сүз торак пунктлар, урам исемнәре, мәгариф һәм башка объектларда алтакталар, рәсми документларның закон кушканча төгәл һәм дөрес итеп ике телдә язылышы турында барды.

Видеорежимдагы мондый утырышлар ай саен уздырылып, анда респуб лика районнарының телләр турындагы законны гамәлгә ашыру буенча комиссияләр хисап тота. Безнең районда да андый комиссия бар.

Васил Шәйхразиев законны санга сукмаган районнарны тәнкыйть кә алып, аларга карата катгый чаралар күрергә кирәклеген билгеләде.

– Шелтә-кисәтүләр белән генә чикләнмичә, һәр очрак буенча административ, беркетмәләр төзү турында сүз бара, – диде ул. – Җитәкчеләр алдына бурыч куелган: алтакталар, рекламалар, юл күрсәткечләре – барысы да ике телдә булырга тиеш. Бюджет хисабына төзелгән объектлар турында сүз дә булырга тиеш түгел. Әмма, чынбарлыкта, хәтта андый учреждениеләр дә татар телендә алтакта эләргә «оныта» яисә хаталы итеп яза. Телләр турында законны бозган өчен Яшел Үзән муниципаль районында 197 күрсәтмә чыгарылган булган. (Чагыштыру өчен: Әлмәт-192, Казан – 89, Чаллы – 76, Түбән Кама – 38, Алексеевск – 37). Кимчелекләр төзәтелгәнме-юкмы, бу хакта киңәшмәдә Яшел Үзәннең телләр турындагы комиссия рәисе урынбасары Александр Старостин хисап тотты.

(Язманы тулысынча газетабызның 25нче санындаукый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев