Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Канның хәлегез турында сөйли торган 9 күрсәткече

Анализ мәгълүматы буенча сәламәтлек турында нәрсә укырга мөмкин?

Ни белән генә авырсагыз да, сезне беренче эш итеп гомуми кан анализы тапшырырга җибәрәчәкләр. Гомуми кан анализын кыска гына ял итеп алганнан соң тапшырырга тәкъдим итәләр, чөнки дулкынланганда һәм физик киеренкелектән соң кайбер күрсәткечләр үзгәрергә мөмкин. Аны бармактан яки венадан алалар. Биохимик анализ өчен канны бары тик ач карынга алалар һәм бары тик венадан гына. Грамоталы табиб кешенең җенесенә һәм физиологик халәтенә дә игътибар итәчәк. Мәсәлән, хатын-кызларның “критик көннәре” вакытында СОЭ арта, ә тромбоцитлар күләме кими.

Гомуми анализ күбрәк ялкынсынулар (восполение) һәм кан халәте (тромбларга тартымы, инфекция) турында, ә биохимия анализы – эчке органнарның (бавыр, бөер, ашказаны асты бизе) органик халәте турында мәгълүмат бирә.
Гомуми анализ күрсәткечләре

1.Гемоглобин (Hb) – кан пигменты, эритроцитларда (канның кызыл тәнчекләрендә) була. Аның төп функциясе – үпкәләрдән кислородны тукымаларга күчерү һәм организмнан углекислыйгазны чыгару. Ирләр өчен 130-160г/л, хатын-кызлар өчен – 120-140 г/л. Түбән гемоглобин анемия (аз канлылык), кан күп югалтканда, яшерен эчке кан саркуы, эчке органнар зарарланганда, мәсәлән бөерләр, һ.б була. Организм сусызланганда, кан авырулары булганда һәм йөрәк җитешсезлегенең кайбер төрләре вакытында күтәрелергә мөмкин.

2.Эритроцитлар – гемоглобинлы кан күзәнәкләре. Нормаль күрсәткечләре: ирләр өчен – (4.0-5.1)*10 12нче дәрәҗәдә/л, хатын-кызлар өчен – (3.7-4.7)*10 12нче дәрәҗәдә/л. Канда эритроцидлар күтәрелү, сәламәт кешеләрдә тауларда югары биеклектә йөргәндә һәм шулай ук, йөрәк кимчелекләре, бронх, үпкә, бөер, бавыр авырулары булганда күзәтелә. Аның күтәрелүе, организмда стероид гормоннарының артыклыгы белән дә бәйле. Мәсәлән, Кушинг авыруы һәм синдромы яки гормональ препаратлар белән дәваланганда.
Эритроцидлар төшүе – анемия (азканлылык), күп кан югалтудан, организмда хроник ялкынсыну процесслары вакытында һәм йөклелекнең соңгы срокларында күзәтелә.

3.Лейкоцидлар – канның ак күзәнәкләре, алар сөяк миендә һәм лимфатик төеннәрдә барлыкка килә. аларның төп функцияләре – организмны начак йогынтылардан саклау. Нормасы – (4.0-9.0)х10 л/9нчы дәрәҗәдә. Аның күтәрелүе инфекция һәм ялкынсыну булганын аңлата.
Биш төрле лейкоцит бар (лимфоцитлар, нейтрофиллар, моноцитлар, эозинофиллар, базофиллар) һәм аларның һәрберсе аерым функция үти. Таләп ителгәндә, барлык биш төр лейкоцитларның тәңгәллеген күрү өчен, киңәйтелгән кан анализы ясала. Мәсәлән, канда лейкоцит дәрәҗәсе үскән икән, кайсы төре аркасында аларның гомуми саны артканлыгын, киңәйтелгән кан анализы күрсәтәчәк. Әгәр дә лимфоцитлар “гаебе” икән, димәк организмда ялкынсыну процессы бара. Әгәр дә эозинофил нормадан күбрәк булса – аллергия реакциясеннән шикләнергә нигез бар.

Нигә лейкоцитлар күп була?
Лейкоцит күләме үзгәрү очраклары күп. Бу һәрвакытта да авыру билгесе түгел. Алар, шулай ук, организмдагы төрле үзгәрешләргә сиземле. Мәсәлән, стресс, йөклелек, физик көчәнүдән соң аларның күләме арта.
Канда лейкоцитларның микъдары арту (башкача – лейкоцитоз) түбәндәге очракларда күзәтелә:
+ инфекция (бактерияле),
+ ялкынсыну процесслары барышында,
+ аллергия реакцияләре,
+ яман шеш һәм лейкоз,
+ гормональ препаратлар, кайсыбер йөрәк дарулары (мәсәлән, дигоксин) кулланганда.

Ә менә канда лейкоцитлар күләме кимү (лейкопения) – вируслы инфекция (мәсәлән, грипп) булганда яки кайсыбер дарулар кабул иткәндә (анальгетик, өянәккә каршы) күзәтелә.

4.Тромбоцитлар – канның нормаль оюын күрсәтүче кан күзәнәге, тромблар барлыкка китерүдә катнаша. Тиешле күләме – (180-320)*10 9нчы дәрәҗәдә/л. Аның күләме хроник ялкынсынулы авырулар (туберкулез, җәрәхәт ялкынсынуы (язвенный колит), бавыр циррозы) булганда, операциядән соң, гормональ препаратлар ярдәмендә дәваланганда арта.
Канда тромбоцит күләме, алкоголь тәэсирендә, авыр металлар белән агуланганда, кан авырулары вакытында, бөер җитешсезлеге, гормональ тайпылышлар булганда, бавыр, талак (селезенка)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев