Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каникулларны кыскартмыйлар да, озайтмыйлар да

Социаль челтәрләрдә көзге һәм кышкы мәктәп каникулларын кыскарту хәбәренә каршы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аның дөреслеккә туры килмәвен белдерә.

Министрлык биргән мәгълүматларга караганда, каникуллар озынлыгы гадәттә РФ законнары белән билгеләнә һәм саклана.  Уку елы эчендәге каникулларның озынлыгы 30 календарь көн тәшкил итеп, аның срок­лары  һәр мәктәптә конкрет билгеләнә һәм уку процессына бәйле була.
Быел, мәсәлән министрлык киңәше буенча көзге каникуллар 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булса, кышкысы – 26 декабрьдән 8 гыйнварга, язгысы 23еннән 31 мартка кадәр. Беренче сыйныфта укучыларга  өстәмә ял 11еннән 17 февральгә кадәр биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев