Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Калдыклар ягу миче осиново территориясендә булырмы?

Узган атнада Осиново авыл җирлегендә узган халык җыенында кискен мәсьәләләр күтәрелде. Биредәге шыплап тулган мәдәният йортында 2017 елның социаль-экономик үсешенә йомгак ясалды. Авырткан проблемалар Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплицалар комбинаты директоры Илшат Ганиев катнашында тикшерелде.

Альберт Сәлимов өчен бу отчет – беренчесе. Уңышлар бар, күбесе Илшат Газим улы тырышлыгы аркасында һәм шуның өчен бистә башлыгы Дәүләт Советы депутатына рәхмәтләрен җиткерде. Салым буенча җыелган сан, шулай ук, сөенерлек. Артым  ярыйсы гына сумма тәшкил итеп, казнага 17,6 процент керем өстәгән, ә муниципалитет салым белән бәйле булмаган чыганаклар исәбеннән, казнага планлаштырганга караганда 29 процентка күбрәк акча туплаган.
Авылларны су белән тәэмин итү, җирле канализация насос станция­сен яңарту, юллар төзекләндерү, матурлау кебек башкарылган эшләр турында сөйләшкәндә, Осиново бистәсе башлыгы, халык җыелмау сәбәпле үзсалым буенча уздырылмаган референдум турында сыкранды. Аның сүзләрен Александр Тыгин да күтәреп алды:
– Мин сезне үзсалымда катнашыр­га мәҗбүр итә алмыйм – бу һәркемнең үз эше, ләкин мин районыбыздагы авылны мисал итеп китерә алам. Яңгырдан соң Бакырчыга ике ел элек кереп тә булмый иде. Хәзерге вакытта анда асфальт юл, яңа клуб, ФАП, спорт мәйданчыгы һәм район буенча үзсалым буларак билгеләнгән иң зур сумманың берсе дә (600 сум) аларда. 1 сумга 4не өсти торган шундый дәүләт программалары булганда һәм ул акча җыелганда гына, бистәдә тормышны яхшы якка үзгәртү турында сүз кузгатуның мәгънәсе бар.
Үрнәк итеп күрсәтү өчен нигә башка авылларга барып йөрергә әле? Узган ел референдум нәтиҗәләре буенча Осиновода үзсалым кысаларында 306,5 мең сум җыелган иде. Ә республика суммасы белән исәпләгәндә – 3,5 млн. Бу акчалар юл төзелешенә һәм җирлекне төзекләндерү һәм матурлауга тотылды.
Халыкны биредә тагын бер мәсьәлә бик борчый, ул да булса чүп-чар яндыру заводы. Аны Осиново янында төзиячәкләрме, әллә юкмы? Узган елның сентябрь аенда, имеш «РТ-Инвест» үзенең 20 млрд сумлык мегамичен куярга «Казаньоргсинтез» янындагы мәйданны карый, дигән сүзләр йөрде. Аның уңайлыгы, болай да саклау зонасында булуында, ә тискәре ягы (җирле халык өчен) – участокның Казанныкы түгел, ә инде Яшел Үзән районыныкы булуында.
– Безнең болай да экология ягыннан бик шәп түгел – янда гына «Казаньоргсинтез», ә монда социаль челтәрдә безнең тирәдә чүп яндыру заводы төзү турында мәгълүмат пәйда булды, – дип сорады фикер алышуда катнашучы ханым. Район башлыгы җавап тотты.

Тулырак язма газетаның чәршәмбе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Осиново сход граждан