Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадет мәктәбендә ЮХИДИ инспекторлары профилактик әңгәмә үткәрде

Яшел Үзән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы полиция капитаны Ольга Петрухина һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ башлыгы Зөлфия Шакирова «Советлар Союзы Герое Н. Волостнов исемендәге 1нче Васильево кадетлар интернат-мәктәбе»ндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында балаларда юл-транспорт имгәнүләренең торышы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның әһәмияте турында мәгълүмат җиткерелде, балаларга юлларда, җәяүлеләр кичүендә, велосипед белән идарә иткәндә төп таләпләр һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар кию турында искә төшерделәр. Аннан соң балалар видеоматериаллар карады.

Чара ахырында яшь җәяүлеләргә белешмәлекләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев