Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы көчләр ветераннары,илебезнең булачак сакчылары!

Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез!

23 февраль – сугышчан намус, Россиянең даны һәм горурлыгы көне. Һәр россияле өчен бу бәйрәм буыннарның өзелмәс чылбыры, хәрбиләр хезмәтенә карата тирән хөрмәтне аңлата. Бу көнне без Бөек Ватан сугышының яу кырларында батырларча һәлак булган кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз, шушы коточкыч сугышта исән калган фронтовикларга, кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләре, Кораллы көчләр ветераннарына, рядовойларга һәм запастагы офицерларга илнең оборона сәләтен ныгытып, үзләренең хәрби бурычларын үтәгән бөтен кешегә рәхмәт әйтәбез. 
Ватанны саклау – һәрберебезнең мактаулы бурычы. Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесендә кыю һәм көчле рухлы ир-егетләр эшли. Намуслы, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
Чын күңелдән баш очыбыздагы күк йөзенең тыныч булуын, сәламәтлек, муллык, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет телибез.

Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев