Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне — 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!

Шунысы игътибарга лаек, язның беренче көннәре сезгә — сөекле гүзәл затларга багышлана. Сезнең зирәклегегез гаилә учагын саклый һәм хезмәт коллективлары белән җитәкчелек итәргә өйрәтә. Сезнең түземлегегез көндәлек тормыш авырлыкларын кичерергә, җылы йөрәгегез — балалар һәм оныклар тәрбияләргә булыша. Йомшак күңелегез һәм ихласлыгыгыз, мәхәббәт һәм назыгыз, хезмәт һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Без сезне кайгыда да, шатлыкта да яратабыз, сез — безнең өметебез һәм таянычыбыз. Сезне шушы язгы көн алдыннан котлап, һәрвакыт шундый ук сөйкемле, киң күңелле булуыгызны, тормышыбызны яктырак һәм сөенечлерәк итү өчен әлеге искиткеч сыйфатларны саклавыгызны телибез.
Кайгыртучан хатын-кыз куллары белән башкарылган барлык эшләрегез өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез. Сезгә, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, зур бәхет, иминлек, шатлык һәм мәхәббәт телибез.

Игорь Бабушкин,
«ЭРА» акционерлык җәмгыяте генераль
директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X