Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле хатын-кызлар!

Барчагызны да иң күркәм бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерым игътибар күрсәтү көне.

Сез – хатын-кызларыбыз – безнең тугры көрәштәшләребез һәм акыллы киңәшчеләребез. Сез – безнең илһам һәм аһәң, иминлек һәм тынычлык чыганагы. Сез булганда – без бөтен авырлыкларны да җиңәргә әзер!
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бу бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

Михаил Афанасьев, Яшел Үзән районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев