Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле «ЭРА» предприятиесе ветераннары, хөрмәтле олы яшьтәге яшел үзәнлеләр!

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм!

Олы яшьтәге кешеләр, аларның мөһим мәнфәгатьләре һәм проб лемалары турында без һәрвакыт истә тотарга бурычлы. Сезнең турында кайгырту – бер бәйрәм көне эше генә түгел, ә көндәлек ихтыяҗ. Әлеге миһербанлы һәм күркәм эштә һәркем катнашырга тиеш.
Олы яшьтә булуына карамастан, әле күпләрегез бүген дә предприятиеләрдә һәм иҗтимагый оешмаларда хезмәтен дәвам итә, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә катнаша.
Яшьләр сездән зирәклеккә, тормышка позитив карашка, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәнә. Юкка гына, «карт гвардия», «чыныгу алган кешеләр» турында тирән ихтирам белән әйтмиләр. Бу – сыйфат билгесе, сезнең тормыш кыйм мәтләрен һәм һөнәри тәҗрибәгезне тану.
Әлеге истәлекле көндә, сезнең эш сөючәнлегегез һәм оптимизмыгыз, яшьләргә биргән бәяләп бетергесез тәҗрибәгез өчен чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Йортларыгызга бәйрәм ешрак керсен, якыннарыгызның мәхәббәте һәм игътибары сезне гел җылытып торсын. Ихлас күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер телим! Балаларыгызның хөрмәте, оныкларыгызның көлүе күңелләрегезгә шатлык өстәсен, гаиләләрегездә һәм илебездә тынычлык булсын!
Игорь Бабушкин,
«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе ААҖ 
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев