Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КАБАТ САНЛЫ ТВ ТУРЫНДА

Аналоглы сигналга алмашка җитез, сыйфатлы һәм төгәл санлы телевидение килде.

Мондый сигнал өчен ара ераклыгы комачау түгел, ул үз тамашачысына берни белән дә үзгәртелмәгән сурәтләрне җиткерергә сәләтле. Һава торышы начар булганда да уңайсызлыклар сизмәячәксез. Сигналны яхшырак тоту өчен антеннадан озын конструкцияләр сузу ихтыяҗы да юкка чыкты. Хәзер махсус кабул итү җайланмасын урнаштырып, телевизорга шнур белән тоташтыру да җитә.

Заманча телевизорларның, шулай да, арткы панелендә аналог тапшыруларга кушылу урыны бар, чөнки әлегә илебез буенча аналог тапшырулар гына кабул итүче өлкәләр кала бирә.

Санлы сигналны, үзлеге буенча, гомумән очраклы гына тотып яки аңа кушылып булмый. Мондый төр тапшыру сигналны кечкенә, әмма бик еш өлешләр белән җибәрә.

Аналоглы тапшырулар характеристикасы

Барыбызга да гадәти, антенна яки үзебез әмәлләп куйган кабул итү җиһазы “чебурашка”  буенча тапшырылучы сигнал “аналоглы” исемен йөртә. Мондый тапшыру методының асылы – аның өзлексез, әмма акрын булуында. Мондый тапшырулар гел өзелү яки чит сигналлар кушылу куркыныч астында.

Аналоглы телевидениенең төп плюсы – аның ачык булуында. Сез антенна сузасыз да, “тотып” булган теләсә нинди каналны карыйсыз. Минуслары да күренеп тора: сигналның өзлеклелеге һәм тотрыксызлыгы.

Санлы һәм аналоглы телевидениенең аермасы

Мондый сигналларны, аларның техник нечкәлекләренә җәелеп тормый гына, чагыштыру җиңел: аналоглы телевидение санлыдан комфортлыгы һәм куркынычсызлыгы буенча калыша, әмма санлы сигналны бушлай алып булмый яки моның өчен законга сыешмаган гамәлләр кыларга туры киләчәк. Андый телевидениене провайдерларга контрольдә тоту җиңелрәк.

Ике төрле телевидениедән куллануга нәтиҗә:

Сүз өзлексез һәм төгәл тапшырулар турында барганда, моның белән санлы сигнал гына мактана ала. Аның аналоглы “агасы” ерак арага, һава торышына һәм башка киртәләргә бик сизгер.

Экономия максатыннан, аналоглы телевидение кулайрак – аның сигналы территориягә тарала, ә тамашачы аларны антенна белән “тота”. Ә махсус кабул итү җайланмасы булмый торып, сез санлы телевидениене карый алмыйсыз.

Аналоглы телевидение абонентларга бик күп төрле каналларны сайлап алу мөмкинлеге бирә алмый. Ә санлы сигнал җитезрәк һәм талымсыз, шуңа да аның мөмкинлекләре берничә канал белән генә чикләнми.

Мобильлек турында сөйләгәндә дә санлы телевидение, әлбәттә, ота. Әгәр дә сез караган сурәтләрнең сыйфатын, тавышын һәм ышанычлылыгын бәялисез икән, санлы тапшыруның плюслары аналоглыга караганда бик күпкә артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев