Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кабак цукаты

Татлы һәм искиткеч кабак цукаты чәй табыныгызны һичшиксез бизәячәк!

Кирәк була:
• 1 кг – кабак
• 1 кг – шикәр комы
• 1 литр – су
• 1 данә – әфлисун
• Дарчин (корица) һәм канәфер тәменчә

Әзерлибез:
Цукат өчен кабакның матур төслесен һәм өлгереп җиткәнен алырга кирәк. Чистартып, шакмак­лап яки озынча итеп турыйбыз. Кабакны кискәләгәндә, кипкәндә аның кечерәеп калуын да истә тотыгыз, бик вакламагыз.
Әфлисунның кабыгын салдырабыз. Ширбәткә (сироп), шулай ук, әфлисун согы да кушарга була, ул вакытта цукатлардан аның тәме килеп торачак. Әфлисун урынына лимон кабыгы да ярый.
Ширбәт ясыйбыз. Моның өчен кәстрүлгә 1 литр су һәм шикәр комы салып яхшылап болгатабыз, кайнатып чыгарабыз.
Кабак кисәкләрен кайнар ширбәткә кушып, акрын утта, янмасын өчен гел бутап торып, 5 минут кайнатабыз. Биш минуттан уттан алып, суынырга калдырабыз.
Әфлисун кабыгы белән согын (мәҗбүри түгел), тәменчә дәфнә таякчыкларын (онын кулланганда цукатларда коңгырт катлау булачак) салабыз. Яратсагыз канәфер һәм ванилин да өсти аласыз.
Кабат утка куеп 5 минут пешерегез. Уттан алып суытыгыз. Әлеге процедураны 5 тапкыр кабатларга кирәк. Мондый технология аркасында цукатлар үтә күренмәле гәрәбә төсендә була.
Ширбәтен агызып алабыз, цукатларны дуршлагка бушатабыз. Ширбәтне ташламыйча, башка кулинария ризыкларында кулланырга була.
Цукатларны  пергамент яки пешерү кәгазенә тезеп, 50 градус­ка кадәр җылытылган мичкә куеп киптерәбез.
Кипкәннән соң цукатларны капкачлы савытка тутырып куябыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепты с фото цукаты цукаты из тыквы