Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кәҗә тыкрыгы

Соңгы вакытта «Салават күпере» микрорайоны турында массакүләм мәгълүмат чараларында күп язылды.

Югары басымлы газ торбасының йортларга якын булуы, ниндидер йортның уртасында ярык барлыкка килүе, йортларның вакытында тапшырылмавы турында дисеңме – берсе дә калмады.
Иптәш президент иртән «Хәерле иртә» дип Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры күренешен социаль челтәрләрдә элеп куюы була, китә эшләр хутка...
«Әллә ничә ел чиратта торабыз!», «кайчан тапшырасыз?!», «көтә-көтә көтек булдык...», «ачкычлар бирегез!», «өйгә кайтасы килә!» дигән ялыну-ялварулар тезелеп китә. Билгеле, болар арасында 1-2 позитив сәламләү дә очрый очравын, әмма ырылдап-мырылдап язганнары күбрәк шул.
Бу ялыну-ялваруларны укыйм да аларның тизрәк яңа йортларга күченүен телим. Аннан үземне дә, аларны да чын күңелдән кызгана башлыйм... «Салават күпере», «яңа, зур микрорайон» дип сөйлиләр сөйләвен, әмма ул тирәләргә күчеп яши башлагач, яңа проблемалар өстәлүен белми әле ул халык...
Иртән бөтен халык – эшкә, кичен өйгә ашыга. Башкалага яки, киресенчә, башкаладан – Салават күперенә. Осиноводан Казанга төп юл – Осиновская урамы, ягъни кәҗә тыкрыгы. Гадәттә, авылларда тар тыкрыкны «кәҗә тыкрыгы» дип йөртәләр. Андый тык­рыклардан машина-трактор йөрми, бары җәяүлеләр һәм мал-туар гына үтә. Монда да нәкъ шундый хәл: үзе тар, үзе караңгы урам. Шушы тар урамнан көне-төне транспорт йөреп тора.
Тротуар дигән нәрсә дә юк дәрәҗәсендә, транспорт ташкыны кеше капка төбеннән үк уза диярлек. Ул урамда яшәгән кешеләргә Ходай түземлек бирсен дә, сәламәтлек бирсен инде. Иртә-кич бөкеләр чак­рымнарга сузыла. Тукталышка карасаң да, халыкның күплегенә исең китәрлек! Кытай халык рес­публикасы диярсең. Шул бер төркем халык, кара болыт булып, ике арада йөреп торучы бердәнбер җәмәгать транспорты – 36 номерлы автобусны штурмлый.
Машинада руль артында утырып әлеге күренешне көн саен күзәтергә туры килә, чөнки шушы кыска гына юл аралыгында ярты сәгать вакытың үтә дә китә. Үзебез бөкедә утырабыз, үзебез реклама тыңлыйбыз: «Шәһәр үзәгеннән 15-20 минутлык юл! Бөтен уңайлыклары булган мик­рорайон!» Матур, аһәңле, кызыктыргыч яңгырый, афәрин...
 

Нәзирә Гыйззәтуллина.
Осиново

Автор фотосы.

Тулырак язма газетаның чәршәмбе санында (№13).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев