Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июньдә Татарстан халкын өстәмә ял көннәре көтә

4 һәм 12 июнь ял көннәре булып санала, 3 һәм 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне, 4 июньдә Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн санала.Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.

"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасында Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

2019 елда Татарстан Республикасы Президентының "2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме үткәрү көнен билгеләү турында " гы указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июньдә үткәрелә.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

Шулай итеп, 4 һәм 12 июнь ял көннәре булып санала. 3 һәм 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев