Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июньдә өстәмә ике көн ял итәчәкбез

Июньдә безне ике өстәмә ял көне көтә. Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь – Россия көне – бәйрәм ял көне булып тора, дип яза Казан мэриясе сайты.

Моннан кала, Татарстанның «Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы закон буенча, Ураза гаете дә бәйрәм ял көне булып хисаплана. Быел ул 15 июньгә туры килә.
Моннан кала, ял көннәрен һәм бәйрәм ял көннәрен рациональ файдалану максатыннан шимбә 9 июньгә туры килгән ял көне дүшәмбе 11 июньгә күчерелә.
Бәйрәм ял көне алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара.
Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь көннәре ял көннәре булачак. 9 һәм 14 июньдә эш көннәре бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев