Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июньдә көтеләчәк үзгәрешләр

Шикәр комына бәяләрне дәүләт тарафыннан тотып тору туктатыла. Хәзер аның бәясе 36 сум (күпләп сату) һәм 46 сум (ваклап сату) белән чикләнгән. Шулай ук РФ Хөкүмәте көнбагыш маена бәяләрне дәүләти җайга салуны дәвам итмәскә дигән карар кабул иткән. Әлеге товар буенча бәя килешүе 2021 елның 1 октябрендә тәмамлана.

1 июньнән кайбер социаль түләүләрне билгеләүнең гадиләштерелгән варианты гамәлдә булудан туктый. Бу пенсия һәм пособиеләрнең аерым категорияләренә, шулай ук элек билгеләнгән ярдәм чараларын озайту һәм яңадан исәпләүгә кагылачак. Май аенда түләүләрне онлайн режимда рәсмиләштерергә мөмкин булса, җәй башыннан РФ Пенсия фонды документлар белән элеккеге эш тәртибенә әйләнеп кайта.
1 июньнән «Элемтә турында»гы закон үз көченә керә, ул СИМ-карталарны махсус салоннардан тыш сатуны тыя. Хәзер «симка» сатып алганда элемтә хезмәте күрсәтү турында килешү төзергә туры киләчәк. Билгеләнмәгән урыннарда товар саткан өчен административ җаваплылык каралган.
Җәй дәвамында Россия Федерация сендә карабодай ярмасын чит илгә чыгаруны вакытлыча тыю гамәлдә булачак. Хөкүмәт мондый карарны түбән уңыш һәм төрелмә кыйммәтләнүгә бәйле рәвештә кабул иткән.
Мәгърифәтчелек эшчәнлеге турындагы закон үз көченә керә, ул Мәгариф һәм фән министрлыгы белән төрле белем бирү һәм уку-укыту программаларын (чараларны) килештерүне күздә тота. Инициатива авторлары мондый чара «белем бирү процессына чит ил тыкшынуын булдырмаска» мөмкинлек бирәчәк, дип аңлата. Дөрес, документ профессиональ җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйть уяткан.
Июнь аенда россиялеләрнең өстәмә ял көне булачак. 2021 елда Россия көне шимбә көненә туры килә, шуңа күрә җомгада (11 июнь) кыскартылган эш көне. Ә дүшәмбе (14 июнь) эш көне күчерү сәбәпле, ял көне булачак. Ягъни, яллар 12 июньнән 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Россия буенча турлар өчен cashback туристик программасы 2021 ел ахырына кадәр озайтылган. Башта ул 15 июньдә тәмамланырга тиеш булган. Шулай ук, җәйге чорда лагерьларда ял иткән өчен балалар «cashback»ы эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев