Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июнь законнары күбрәк автомобильчеләргә кагыла

Хәзер яңа законнар гамәлгә кертелеп кенә тора. Менә җәйнең беренче ае – июнь дә үз кануннары белән килеп керде. Яңалыклар бигрәк тә автомобильчеләргә кагыла.

Әйтик, шиплы көпчәкле машиналар тәрәзәсенә хәзер  «Ш» билгесе куярга кирәк булмаячак. ОСАГО полислы машина йөртүчеләргә европротокол төзү кагыйдәләре дә үзгәрә. Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр дә ДТП чыгып анда зыян күрүчеләр булмаса, ЮХИДИ инспекторлары килгәнне көтәргә кирәк түгел, страховкалаучыларга фото белән видео да җитеп торачак.
Болардан тыш, европротокол буенча түләү лимитын 50дән 100 мең сумга арттыралар. Шулай ук
1 июньнән юл разметкаларының яңа стандартлары кертелә, шуңа күрә озакламый юлларда зәңгәр  һәм «вафли» барлык­ка киләчәк. Шулай ук
1 июньнән авиакомпания­ләр бортта дебош оештырган пассажирларның кара исемлеген алып бара алачак. Авиадебоширларга алар хезмәт күрсәтүдән баш тарта.
Июньнән бурычлыларның да тормышы үзгәрә. Хәзер займ алучыларга таләпләр катгыйлана: займ суммасы 10 мең сумнан артып киткәндә кредитор белән язмача килешү төзергә туры киләчәк. Телдән генә төзелгән сделканы хәзер банк выпискасы белән расларга кирәк. Әгәр дә акча алучы һәм акча биреп торучы физик затлар һәм займның суммасы 100 мең сумнан артмаса, бурыч процентсыз булып саналачак.
Законсыз Сим-карталар сатуга каршы көрәшү буенча законга да төзәтүләр кертелгән. Хәзер операторлар аноним кулланучыларның элемтәсен өзәргә тиеш булачак.
Июньнән присяжныйлар институты район һәм хәрби судларга да киләчәк. Бу инстанцияләр кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә, идарә итү тәртибенә, тынычлыкка  каршы көрәш җинаятьләре турында эшләрне присяжныйлар катнашында карый ала.
Соңгы яңалык «Үтә­күренмә бизнес» Федераль салым хезмәте  онлайн-сервисына кагыла. Салым законнарын бозган компанияләр турында мәгълүматлар хәзер ачык доступта булачак.

Фото: img.gazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X