Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июнь ае Татарстан башкаласында коры, ә август эссе булачак

Киләсе җәйгә һава торышы фаразы билгеле булды.

Июнь ае коры булачак, ә август – эссе. Россия Гидрометеорология үзәге тарафыннан бастырып чыгарылган һава торышының җәйгә фаразы турында профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Россия Гидрометеорологиясе озак сроклы фаразына караганда, җәйнең беренче ае коры булачак. Явым – төшемнәр норманың 20-50 проценты дәрәҗәсендә фаразлана, ул 73 мм булачак. Июньдә уртача температура төнлә 12,3 градус, ә көндез 22,7 градусны тәшкил итәчәк», - дип хәбәр итте эксперт. Температура һәм явым-төшем июль аенда нормага якын булачак.

Башкалада төнлә уртача айлык температура, гадәттә, 14,8 градус тәшкил итә, ә көндезге вакытта – 24,8 градус җылы фаразлана. Явым-төшемнең уртача суммасы 70 мм тәшкил итә.

«Җәйнең соңгы ае эссе булырга охшаган. Августта нормадан тайпылышлар 15тән 60 процентка кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Явым-төшем дефициты көтелми», - дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.

Август аенда төнлә уртача температура 12,7 градус, ә көндез исә 22,7 градус җылы булачак. Җәйнең соңгы аенда явым-төшемнең уртача күләме, күпьеллык күрсәткечләр буенча, 69 мм тәшкил итә.

«Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев