Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июль үзгәрешләрен һәркем сизәчәк

2020 елның 1 июлендә илебез өчен төп вакыйга – Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирү узды.

Бу хакта безгә «Алгарышлар һәм җиңүләр» чоры җитү өчен яңа шарт булып тора дип аңлаталар. Әмма агымдагы елның 1 июле россиялеләргә төзәтмәләр белән генә истә калмаячак: бу датага гражданнарның күпчелегенең акча янчыгын җиңеләйтергә мөмкин булган тагын берничә вакыйга планлаштырылган.

Машина йөртүчеләр өчен белешмә
1 июльдән башлап, медицина тикшерүе узганда, автомобильчеләргә тагын ике анализ тапшырырга туры киләчәк: кан сывороткасында карбогидрат-дефицит трансферринның (CDT) сыйфатын һәм санын, бәвелдә психоактив матдәләр булуны билгеләү.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, әгәр кан анализында CDT концентрация сенең 1,2 проценттан югарырак булуы ачыкланса, бу кешене наркология диспансеры көтә. Анда аңа автомобиль йөртә алуын исбатлаучы күп кенә башка тестлар узарга туры киләчәк.
Әмма белешмә бәясе бөтен машина йөртүчеләр өчен дә артачак. Яңа анализлар аркасында аның 2500-3000 сумга җитүе көтелә.

ТКХ хезмәтләре кыйбатланса
Хәзер кризиста яшәсәк тә, күбебез эштән һәм керем чыганагыннан колак каксак та, коммуналь хезмәтләргә тарифлар план буенча арттырылачак.
Тарифларның иң азы – 2,4 процентка Ненец автоном округында артачак. Иң күбе Чечняда - 6,5 процент. Россия буенча алар уртача 4 процентка артыр дип фаразлана. Нәтиҗәдә, бер ел эчендә бу милекчеләрнең кесәсенә сукмый калмая чак.
Тик без әлегә мондый вак-төякләр белән баш катырмыйбыз. Аннан да мөһимрәкләре бар.

Гаджетларга – Россия программасы
1 июльдән катлаулы техник товарларга Россия программалары белән тәэмин ителешне яңадан торгызачаклар һәм бу, әлбәттә инде, аларның бәясенә дә йогынты ясаячак. Кирәкмәгән софтны бетереп ташларга була, ә менә аның өчен акчаны кире кайтарып булмаячак. Әгәр сез ноутбук яки смартфоныгызны яңартырга җыенсагыз, әлегә аларның бәясе арзанрак.
Samsung яки Apple кебек гигантлар бу проблеманы ничек хәл итәр – әлегә аңлашылмый.
Күргәнебезчә, июль ае шактый тыгыз булачак һәм ул төп законга үзгәрешләр кертү белән генә түгел, ә акча янчыгына өстәмә йөкләнеш белән дә истә калачак. Гаджетларны да сатып алабыз, белешмәсе дә кирәк булып тора, ә коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләргә кирәк, шулай булгач, аларның кыйммәтләнүен, һичшиксез, һәркем сизәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев