Юл-транспорт һәлакәте
Яшәеш

Юл-транспорт һәлакәте

22 декабрьдә Яшел Үзән районында 1994 елгы «ЗАЗ» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламыйча, каршы як полосага чыгып, «Газель»автомобиле белән бәрелешә.

❗❗❗Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә " ЗАЗ " автомобиленең алгы пассажиры урында ук үлә. "ЗАЗ" йөртүчесе һәм аның тагын ике пассажиры тән җәрәхәтләре ала.
 
‼Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәтен тайпылышсыз үтәргә өнди!


Нет комментариев